20 нче ноябрь көнне районның балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 8 “А” сыйныфы укучылары арасында “Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян” темасы буенча фикер алышу оештырдылар. Китапханәче Фатихова Е.Г. тәмәке тартучының ниләр хакында белергә тиешлеге турында аңлатты. Яшүсмернең тәмәке тартуының сәбәпләре. Тәмәке тартуның зыяны һәм аны булдырмау турында сөйләде. Моннан тыш, балалар тәмәке тарту буенча анкета сорауларына аноним рәвештә җаваплар бирделәр. Анкета җаваплары күрсәткәнчә, укучыларның күбесе тәмәкене читләтеп үтәләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Мондый фикер алышулар балаларга начар гадәтләрдән котылып, үз вакытында дөрес юлга басарга ярдәм итәр дип ышанабыз.