Хуҗалыкларда арендага алган пай җирләре өчен түләү ахырына якынлаша. Район буенча барлык арендада булган пай җирләренең мәйданы 24,8 мең гектар тәшкил итә. Бүенге көнгә пай җирләре өчен түләүне 1 гектарына - Алан хуҗалыгы – 707 сумнан, Игенче хуҗалыгы -707 сумнан, Нирус хуҗалыгы -708 сумнан, Тукаш хуҗалыгы – 553 сумнан, Теләчеаргохимсервис я/хуҗалыгы- 705 сумнан, Әбде хуҗалыгы – 1073 сумнан тәмамладылар. Агролак һәм Сөт иле-Теләче хуҗалыкларында түләнеп бетмәгән бурыч бар. Шушы көннәрдә бу хуҗалыклар да пай җирләре өчен калган бурычларын түләп бетерәләр.