2015 нче елның 19-20 нче ноябрь көннәрендә Максабаш, Алан, Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчаларында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган, тәрбиячеләр тарафыннан әзерләнгән ачык чаралар булып үтте.

2015 елның 20 ноябре, җомга

2015 нче елның 19-20 нче ноябрь көннәрендә Максабаш, Алан, Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчаларында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган, тәрбиячеләр тарафыннан әзерләнгән ачык чаралар булып үтте. Ачык чаралар түбәндәге темалар буенча үткәрелде: ”Велосипедчы өчен юл йөрү кагыйдәләре һәм билгеләре”, Тиктормас куян маҗаралары”, “Йөк һәм җиңел машиналар”, “Утырып йөрибез, йөзәбез, очабыз”, “Юлны һәм урамны аркылы чыгу кагыйдәләре”, “Юл һөрү кагыйдәләре” (уен-ярыш). Чараларның максаты – уен аша балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлату, балаларның сүз байлыгын үстерү иде. Чараны карарга Арча филиалының Саба бүлекчәсе юл куркынычсызлыгы фонды әйдәп баручы белгече Закиров Динар Фәрит улы килгән иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлатты, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International