20 нче ноябрь көнне районның балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 8 “А” сыйныфы укучылары арасында “Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян” темасы буенча фикер алышу оештырдылар.

2015 елның 20 ноябре, җомга

20 нче ноябрь көнне районның балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 8 “А” сыйныфы укучылары арасында “Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян” темасы буенча фикер алышу оештырдылар. Китапханәче Фатихова Е.Г. тәмәке тартучының ниләр хакында белергә тиешлеге турында аңлатты. Яшүсмернең тәмәке тартуының сәбәпләре, тәмәке тартуның зыяны һәм аны булдырмау турында сөйләде. Моннан тыш, балалар тәмәке тарту буенча анкета сорауларына аноним рәвештә җаваплар бирделәр. Анкета җаваплары күрсәткәнчә, укучыларның күбесе тәмәкене читләтеп үтәләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Мондый фикер алышулар балаларга сәламәт яшәү рәвешен сайларга ярдәм итәр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International