Шармыш авылы китапханәсендә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган уен –әңгәмә уздырылды. Беренче өлештә “Нәрсә ул сүзлекләр һәм энциклопедияләр” дигән темага әңгәмә, соңрак 4 конкурстан торган уен оештырылды. Конкурслар түбәндәгедән гыйбәрәт иде: 1. “Кызыклы табышмаклар”, 2. Белем турында мәкальләр әйтешү. 3. Мәкальне дәвам ит. 4. Әкиятләр илендә. Шулай ук китапханәдә «Ох, как интересно, все то, что неизвестно!» дип аталган китап күргәзмәсе эшләп килә.