22нче ноябрь көнне Теләче сәнгать мәктәбе укучылары укытучылар белән берлектә Иске Җөри авылындагы балалар гаилә йортында хәйрия концерты куйдылар.

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

22нче ноябрь көнне Теләче сәнгать мәктәбе  укучылары укытучылар белән берлектә Иске Җөри авылындагы балалар гаилә йортында  хәйрия концерты  куйдылар. Концерт программасы бик бай иде: төрле музыка уен коралларында уйнап, җырлап, биеп  ятим балаларның кәефен күтәрделәр. Иң яшь артистыбыз Галимзянова Камиля Айдар кызы үзенең шәрек кызлары биюе белән аеручада тамашачының игьтибарын үзенә җәлеп итте.  Безнең концерт беткәч,  безгә каршы итеп, алар үзләренең хөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнән соң балаларга күчтәнәч итеп җиләк - җимеш белән тәмле конфетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International