Без төрле конкурсларда катнашырга яратабыз.

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Безнең  Иске Җөри балалар бакчасында балалар  һәм тәрбиячеләр  конкурсларда бик теләп катнашалар . Фасхиева Мәрьям , Вахитов Инсаф, Давлетшина Рәфилә. РостОК - Super УМ  Бөтенроссия ачык турнирында катнаштылар. Балалар иҗаңи фантазиягә ,математик белемнәренә карата  булган  биремнәрен  эшләделәр. Алар эшләгән биремнәргә экспертлар нәтиҗә ясап баллар куйдылар  һәм конкурсны оештыручыларга  җибәрделәр . Берничә көннән нәтиҗәләребез билгеле булды.Тәрбиячеләребезгә һәм катнашкан балаларга дипломнар һәм рәхмәт хатлары  килде. Без аларны шушы уңышлары белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International