21 нче ноябрь көнне Идел буе физик тәрбия,спорт һәм туризм академиясендә «Ачык ишекләр көне» үткәрелде. Биредә белем алучы якташ студентларыбыз һәм районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары катнашында узган чарада Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин ,академия ректоры Йосып Якубов,укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры Алмаз Галимов катнашты һәм чыгыш ясады. Очрашуда Үзәк, Алан, Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа, Олы Мишә урта мәктәпләреннән барлыгы 12 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты. Булачак абитуриентлар очрашу программасы нигезендә академия һәм андагы уку тәртибе буенча презентация карадылар. Биредә белем алучы студентларның күрсәтмә чыгышларын тамаша кылдылар.