2015нче елның 23 нче ноябрендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Россия Федерациясе салым органнарының 25 еллыгы уңаеннан салым хезмәте хезмәткәрләре белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Владимирович Мишустин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановлар катнаштылар.
Киңәшмә барышында М.В.Мишустин Татарстан Республикасы салым хезмәте хезмәткәрләренә ведомствоның мактау билгеләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Федераль налог хезмәтенен Татарстан республикасы буенча 10 нчы номерлы районара испекциясе инспекторы райондашыбыз Шиһабетдинов Илгиз Солтан улы да бар. Ул “Россия салым органнарына 25 ел” Федераль салым хезмәтенең истәлек медале белән бүләкләнде. Илгиз Солтановичны бу зур бүләк белән котлыйбыз, эшендә зур уңышлар телибез.