Ноябрьнең соңгы атнасында Аналар бәйрәме уздырыла. Айдар мәдәният йортында “Мәңге яшәгез сез- әниләр! “ - дип исемләнгән чарага да әзерлекләр тулы көчендә бара. Мәдәният йортына берләшмәгә йөрүче балалар катнашында репетицияләр үтә, сценарийлар языла, кирәкле реквизитлар барлана. Мәдәният йорты хезмәткәрләре сәхнәне бәйрәмчә бизәү өстендә эшлиләр.