Безнең Иске Җөри балалар бакчасында , әниләребезнең үз куллары белән эшләгән эшләренә күргәзмә оештырылды. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс дигән борынгылар. Әниләрнең йомшак куллары, ягымлы тавышы кул эшләре аша балаларга шатлык китерә.Йөрәк түреннән чыккан күңел җылысын биреп эшләгән алар кул эшләрен . Һәрбер әни үзенең фантазиясен күрсәтергә тырышкан.Әниләребез үзләренең алтын куллы хезмәтләрен безнең балалар бакчасына да бүләк иттеләр.Без кадерле әниләребезгә бик зур рәхмәтле.