“Китап бәйрәме”.

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

     2015 елның 25 ноябрендә әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты вәкилләре Теләчәбездә “Китап бәйрәме”  дигән әдәби - мәдәни чарада катнаштылар.

     Әлеге чара якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Заһретдин кызы Гайнетдинова, шагыйрь һәм публицист Газинур Васикъ улы Моратов һәм Татарстан китап нәшриятында чыгучы татар теле, әдәбияты дәреслекләре, методик әсбаплар авторлары чыгыш ясадылар. Очрашуга килгән һәркем күңеленә рухи азык, тирән канәгатьләнү хисләре алдылар. Китап сөюче дусларыбыз өчен кичә мәдәният йортында үткәрелде. Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан китаплар тарихына, якташ язучыларыбыз иҗатына багышланган презентация әзерләнде, китап күргәзмәләре куелды. Шулай ук фойеда китап сәүдәсе дә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International