25 нче ноябрь көнне район мәдәният йортында әдәбият елына багышланган ”Китап бәйрәме” тантанасы булды.

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

    25 нче ноябрь көнне район мәдәният йортында әдәбият елына багышланган ”Китап бәйрәме” тантанасы булды. ТР ДУП “Татарстан китап нәшрияты” һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бу бәйрәмдә  мәктәп укучылары, татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, мәктәп китапханәчеләре  катнаштылар. Бәйрәмгә якташыбыз язучы-журналист Дания Гайнетдинова, шагыйрь Газинур Морат, дәреслек авторлары Диләрия Абдуллина, Рәдинә Хәкимовналар кайткан иде. Район һәвәскәрләре  чыгышы бәйрәмгә нур өстәде.  Әдәбият елында үткәрелгән бу чара язучы – шагыйрьләребез иҗатына зур ихтирам, китапка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International