25 ноябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары белән «Туган якныӊ энҗе бөртекләре» дип исемләнгән кичә узды. Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны авылдашыбыз Дания Гайнетдинова иҗаты белән таныштырды, хикәяләренә күзәтү ясады. Шулай ук китапханәдә «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Теләче районыннан чыккан язучыларныӊ китаплары урын алды. Балалар бик теләп китаплар белән таныштылар.