Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итте. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме. Әле ярый җирдә чишмәләр бар!... Җырлар өчен чишмәләр кайдан килер иде?... Әле ярый җирдә болыннар бар! Гүзәллекне ничек таный белер идең... Әле ярый җирдә әниләр бар!... Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде? Әле ярый чишмәләр бар, әниләр бар... Безнең бакчада 12 бала тәрбияләнә, 10 әниебез бар. Бәйрәмгә бөтен әниләр дә килде. Әниләребез балаларның бүләк чыгышларын яратып карадылар.Үзләре дә безбиргән биремнәрне төгәл үтәделәр, уеннар уйнадылар. Әниләргә балаларның үз куллары белән ясаган бүләкләре дә бик ошады.