Балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Үзләренә охшаган китапларны укырга алдылар. Мондый дәрес балаларда китапка карата җылы караш тәрбияли, китапны ярату хисе уята, укучыларны китапханәгә күбрәк тарта.
Бакчага килүгә безнен Олы Мэтэскэ балалар бакчасында баланың иң беренче хәрәкәт режимы иртәнге гимнастикадан башлана. Иртәнге гимнастика балаларда көч, дәрт, күңел күтәренкелеге тудыра.Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик активлыгын һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, баланың кәефен күтәрә, балаларны дициплинага, күнегүләрне бердәм эшләргә өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.Һәркөнне үткәрелгән иртәнге гимнастиканы балалар бик яраталар.
Бүген Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4, 6, 8 сыйныф укучылары , Татарстан Республикасында белем бирүне үстерүгә юнәлтелгән чаралар кысасында , татар теле фәне буенча үткәрелгән диагностик тест эшләделәр.
Бүген Олы Мишә урта мәктбендә учыларының белемнәрен тикшерү максатыннан 4,6,8 классларда татар теленнән мониторинг тикшеренүләре булды. Бу чара Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министралыгы тарафыннанүткәрелә. Укучылар татар теленнән үзләренең белемнәрен сынадылар.
Музыка залы бәйрәмчә бизәлгән. Берсеннән-берсе сөйкемле, пөхтә, матур киенеп балалар керделәр. Алар сәнгатьле итеп көз турында шигырьләр сөйләделәр, матур итеп җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, бәйрәмгә төрле урман җәнлекләре ямь өстәделәр, Көз кызы балаларга үзенең күчтәнәчләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле узды.