ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Анда класстан тыш уку өчен китаплар урнаштырылды. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрелде.Тәкъдим ителгән китаплардан өзекләр укылды. Балалар үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.

Бу күргәзмәдә кеше тормышының иң матур вакытына - мәктәп чорына багышланган әдәбият әсәрләре урын алган. Әдипләребезнең әлеге теманы яктыртучы әсәрләре шактый. “Китап –минем дустым” дип аталган күргәзмәдәге китапларны укып балалар үз яшьтәшләренең кызыклы маҗаралары белән таныша алалар. 
Ул республиканың башка китапханәләреннән чал тарихлы, бай мираслы югары сәнгать йорты булуы белән аерыла. 25 октябрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә, Милли китапханә оешуга 150 ел тулу уңаеннан "Тиңе булмас кыйммәтле мирас" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

Шашка буенча ярышларда 2001-2002 һәм 2003-2004 елгы укучылар, ә шахмат ярышларында 2001-2002 елгы балалар катнашты.

Ярышларда Теләче районының 7 мәктәбеннән (Шармыш, Иске Җөри, Үзәк, Кече Кибәхуҗа, Теләче, Олы Нырсы һәм Баландыш мәктәпләре)барлыгы 84 бала катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урында  - Иске Җөри мәктәбе, 2 урында – Олы Нырсы мәктәбе, 3 урында – Теләче мәктәбе. Җиңүче мәктәп Теләче данын финал ярышларында яклаячак.


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

    Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Балаларның ике телне дә яхшы белүләре мөһим.Эш дәфтәрләре балаларның уйлау,фикерләү сәләтен үстерүдә , аларның сүзлек запасын баетуда бик зур ярдәмлек. Балалар дәфтәрләр белән эшне бик яратып башкаралар .

 

 

     Әлеге ярышларга Телэче муниципаль районы 2 команда куйды.  Гомуми нәтиҗәлэр буенча “Теләче” командасы II, “Сот иле” командасы 17 урынны яулады.

   

 Шул уңайдан, Олы Мишә урта мәктәбендә  педагог – психолог  унөч  яше тулган  укучыларга шәхси  психологик  тест үткәрде.  Киләчәктә аның нәтиҗәләрен укучы шәхесен үстерүдә, фәннәрне уңышлы үзләштерүдә кулланырбыз.
 Алар “Теләче” икътисад   Паркы эшчәнлеге белән таныштылар. Соңыннан Теләче муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында “Җирле товар җитештерүчеләр, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү” дигән темага “Түгәрәк өстәл” узды. Утырышны комитет рәисе Борһанов Рафис Тимерханович алып барды.

 Барлык уен нәтиҗәләре буенча Теләче командасы өченче урынга лаек булды. Чара ахырында командага Мактау грамотасы,җылыткыч мич бүләк ителде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International