Әбде авыл китапханәсендә Әдәбият елына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә кеше тормышының иң матур вакытына - мәктәп чорына багышланган әдәбият әсәрләре урын алган. Әдипләребезнең әлеге теманы яктыртучы әсәрләре шактый. “Китап –минем дустым” дип аталган күргәзмәдәге китапларны укып балалар үз яшьтәшләренең кызыклы маҗаралары белән таныша алалар.