25 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә «Салават күпере сыман, балачак китаплары» исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Анда класстан тыш уку өчен китаплар урнаштырылды. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрелде.Тәкъдим ителгән китаплардан өзекләр укылды. Балалар үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.