ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Алар “Теләче” икътисад   Паркы эшчәнлеге белән таныштылар. Соңыннан Теләче муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында “Җирле товар җитештерүчеләр, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү” дигән темага “Түгәрәк өстәл” узды. Утырышны комитет рәисе Борһанов Рафис Тимерханович алып барды.
28 нче октябрь көнне ,Олы Мишә урта мәктәбендә Теләче район прокуратура вәкилләре белән очрашу  булды. Килгән кунакларга укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Прокуратура, хәрби комиссариат, социаль яклау үзәге ,полиция, хокук бозуларга каршы комитет  вәкилләре укучыларыбызга фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.Бу очрашу барыбыз өчен дә бик кызыклы һәм файдалы булды.

28 октябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә  «Интернет челтәрендә  куркынычсызлык» темасына 3-9 класс укучылары белән  бердәм  дәрес  үткәрелде. Информатика укытучысы Шакирова А.З укучыларны интернет челтәрендэ узләрен дөрес тоту кагыйдәләре , дөрес һ әм ялган мәгьлүматны ничек  аерырга кирәклеге белән таныштырды.

Фольклорда  элеккеге кичке уеннар, татар халкының милли йолалары күрсәтеләчәк. Конкурс үзебезнең Югары Мәтәске авыл халкы  ярдәме белән куелачак.

2015 елның көз ае чакырылышында Олы Нырсы авылы җирлегеннән барлыгы 3 егетебез алда торган зур бурычларын үтәүгә әзер.Әлеге музыкаль-әдәби кичә мәктәп укучылары һәм студентлар белән берлектә җыр һәм биюләр , төрле юмористик чыгышлар белән үрелеп барыр дип көтелә. Һәм әлбәттә инде армия сафларына китүче егетләребезнең әти-әниләренә дә сүз биреләчәк.Ә без үз чиратыбызда аларга исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.
Күргәзмәгә В.Бианки, Е.Чарушин, Н.Сладковның хикәяләре, әкиятләре куелды. Язучыларның әсәрләре укучыларда табигатькә карата мәхәббәт тәрбиялиләр, табигатьнең язучы күзе генә күрә алган, язучы каләме генә сурәтли алган матурлыгын укучыгы җиткерәләр.

Балаларыбыз  кызыксынып  бүлмәбездә үсүче гөлләрне тәрбияләргә яраталар. Су сибү, яфракларындагы тузаннарны сөртү, төпләрен йомшартуны балаларыбыз бик теләп башкаралар. Бүлмә гөлләрен тәрбияләп тору балаларда тәбигаткә сакчыл караш тәрбияли, мәхәббәт уята, балаларның бүлмә гөлләренә карата кызыксынучанлыкларын арттыра. Тәрбияче балалар бакчасында үсүче гөлләрне дөрес сайларга тиеш.

       2 нче номерлы Теләче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тормыш иминлеге нигезләре кагыйдәләрен ныгыту максатыннан ,  югалган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белү өчен, “Мин урамда югалсам...” темасына шөгыль үткәрелде.

     Балалар үзләренең өй адресларын, телефоннарын, әти-әниләренең исем-фамилияләрен искә төшерделәр һәм югалган очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген өйрәнделәр. Шөгыльнең икенче өлешендә  һәр бала да үз өйләре рәсемен бик теләп ясады.

     Шөгыль булачак укучылар өчен бик файдалы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International