2015 елның 29 октябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре, Парклар һәм Скверлар елы уңаеннан, районыбызның ял паркында социаль яктан авыр тормышлы гаиләләрдәге балалар белән яшь талантлар бәйгесе үткәрделәр.
Әлеге бәйге балаларның сәләтләрен ачыклау өчен үткәрелә. Шулай ук аларда туган якка карата мәхәббәт уятуга, сәнгатьне яратырга һәм башка эстетик таләпләрен ачырга көч куела.
Форум барышында әлеге темага кагылышлы программа, проектлар һәм методик китаплар күргәзмәсе дә үткәрелде. Шуклай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балаларның рәсемнәр күргәзмәсе булды.
Форум җыелыш белән башланып китте, соңрак балигъ булмаган балаларга кагылышлы мәсәлә буенча 2 бүлек үткәрелде.
28 октябрь көнне Алан авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән “Терроризм- җәмгыятнең зур бәләсе” дигән темага әңгәмә узды.