Ачык дәресләр.

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
Кичә, 28 октябрь көнне районыбызның быел аттестация узучы укытучылары база мәктәпләрендә ачык дәресләр уздырдылар. Укытучылар арасында Олы Мишә урта мәктәбе укытучылары да бар иде. Башлангыч сыйныф укытучылары Борханетдинова Р.Җ., Кәримова Г.Г. һәм география укытучысы Муллахмәтова Р.Ә. дәресләренә Иске Җөри һәм Олы Нырсы урта мәктәпләрендә район комиссиясе тарафыннан бәя бирелде. Дәрес тәмамлангач укытучылар дәресләренә үзанализ ясады. Комиссия тарафыннан дәресләр ФГОС таләпләренә туры килә һәм уңышлы үтте дип бәяләнде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International