ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

23 октябрь көнне аңа  95 яшь тулган булыр иде.

Китапханәчеләр балаларны язучының биографиясе белән таныштырдылар, Родариның «Путешествие Голубой стрелы» һәм «Приключения Чиполлино» кебек танылган әкиятләре буенча викторина үткәрделәр.

Китапханәче  Гильмутдинова Р. балаларны китапханә тарихы белән таныштырды ,китапка сакчыл караш кебек төшенчәләрне аӊлатты. Укучылар үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар. Укучыларныӊ һәрберсенә «Китап укучы таныклыгы» һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Викторинада Әбде урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әйдәманнары – 7-8 сыйныф укучылары катнашты. Алып баручылар – китапханәче Никтина Н.П. һәм башлангыч сыйныф укытучылары – Семенова М.Р., Семенова С.М. балаларга кызыклы ярыш сораулары тәкъдим иттеләр. Балалар әкият исемнәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр, әкият геройларының җырларын башкардылар. Ахырдан әкиятләрне иң яхшы белүчеләр билгеләнде. Алар Баев Саша (2 сыйныф), Никитина Юля (2 сыйныф), Фатихов Ильфир (4 сыйныф), булып чыкты.
Әйе, тиздән Баландыш төп мәктәбендә укучыларның көтеп алган бәйрәме- “Көзге бал” үткәреләчәк. Укучылар  ике командага бүленеп, шушы муллык бәйрәменә әзерләнәләр. Кайсы команда җиңүче булыр? Кем остарак? Боларның барысын да киләчәк күрсәтер. Аларга уңышлар телибез
Кичә, 28 октябрь көнне районыбызның быел аттестация узучы укытучылары база мәктәпләрендә ачык дәресләр уздырдылар. Укытучылар арасында Олы Мишә урта мәктәбе укытучылары да бар иде. Башлангыч сыйныф укытучылары Борханетдинова Р.Җ., Кәримова Г.Г. һәм география укытучысы Муллахмәтова Р.Ә. дәресләренә Иске Җөри һәм Олы Нырсы урта мәктәпләрендә район комиссиясе тарафыннан бәя бирелде. Дәрес тәмамлангач укытучылар дәресләренә үзанализ ясады. Комиссия тарафыннан дәресләр ФГОС таләпләренә туры килә һәм уңышлы үтте дип бәяләнде. 

2015 елның 29 октябрь көнне “Родник” халыкка  социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре, Парклар һәм Скверлар елы уңаеннан, районыбызның ял паркында социаль яктан авыр тормышлы гаиләләрдәге балалар белән яшь талантлар бәйгесе үткәрделәр.

Әлеге бәйге балаларның сәләтләрен ачыклау өчен үткәрелә. Шулай ук аларда туган якка карата мәхәббәт уятуга, сәнгатьне яратырга һәм башка эстетик таләпләрен ачырга көч куела.

Форум барышында әлеге темага кагылышлы программа, проектлар һәм методик китаплар күргәзмәсе дә үткәрелде. Шуклай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балаларның рәсемнәр күргәзмәсе булды.

Форум җыелыш белән башланып китте, соңрак балигъ булмаган балаларга кагылышлы мәсәлә буенча 2 бүлек үткәрелде. 

Күргәзмәдә укучыларга мәктәп программсын үзләштергәндә ярдәмлекләр, укуга теләкне арттыруга булышырдай китаплар урын алды. Иң күп кызыксыну уятканнары, әлбәттә, энциклопедияләр булды. Чөнки ул китаплар, балаларны үзләренә җәлеп итәрдәй матур, мәгънәле, кызыклы итеп эшләнгәннәр. Бу китаплардан  кызыксындырган барлык сорауларга җавап табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International