28 октябрь көнне китап укучылар өчен Теләче Үзәк балалар китапханәсендә, күренекле итальян язучысы Джанни Родариның туган көне уңаеннан, «Джанни Родари - великий сказочник» дип исемләнгән презентация күрсәтелде. 23 октябрь көнне аңа 95 яшь тулган булыр иде.
Китапханәчеләр балаларны язучының биографиясе белән таныштырдылар, Родариның «Путешествие Голубой стрелы» һәм «Приключения Чиполлино» кебек танылган әкиятләре буенча викторина үткәрделәр.
Китапханә хезмәткәрләре ярдәмендә балалар яраткан вакыйгаларын һәм персонажларны искә төшерделәр, шулай ук алар өчен аз билгеле булган әкият геройлары белән дә таныштылар.