ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2015 ел
җомга
Китапханәче Хисматуллина Ф.  китап фонды, газета, журналлар, китап уку кулҗтурасы турында сөйләде.   
Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Аларга бик күп язучылар турында  сораулар бирелде. Укучыларның китап күп укыганлыклары аларның җавапларыннан билгеле. Барлык  сорауларга да дөрес җавап биреп бардылар. Ахырдан укучылар  үзара  сораулар бирештеләр. Кичә күңелле үтте

  Бүген Шәтке балалар бакчасында “Уңыш бәйрәме”узды.Бәйрәмгә мәктәптән 1нче сыйныф укучылары кунакка килде.Безнең бакча балалары яраткан җырларын җырладылар,биеделәр,шигырьләр сөйләделәр һәм рус халык әкияте “Йомры икмәк”не сәхнәләштерделәр. Укучыларга  бәйрәм бик охшады,балаларга сыйныф җитәкчесе Рәзинә апалары бүләкләр өләште , бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Буген бакчабызда балалар белэн "Икмэк-илебез байлыгы" дигэн темага энгэмэ булып утте.Тэрбияченен бурычы; козге байлыкнын халыкка шатлык, куаныч китеруен тошендеру, бу байлыкларны тудыручы игенче хезмэтенэ карата хормэт тэрбиялэу, игенченен мактаулы хэм авыр хезмэте, икмэкнен нинди юллар аша табынга килуе турында тасвирлап сойлэргэ ойрэтуне дэвам иту; татар халкынын хезмэт соючэн халык икэнен, ялкаулыкнын бездэ элек-электэн зур кимчелек, начар сыйфат саналуын, хезмэт сою хэркемгэ хас сыйфат булырга тиеш икэнен анлату; икмэкнен эхэмиятен анлату, икмэккэ сак караш, хормэт тэрбиялэу иде. Сойлэшудэн сон балалар тагын бер тапкыр икмэкнен зур байлык икэненэ инандылар.

Безнең Иске Җөри балалар бакчасында балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзләрен хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, урам аркылы кайда һәм ничек чыгарга, транспортны кайсы яктан әйләнеп узарга кирәклеге турында ныклы белем бирелә. Белем бирүнең төп формасы – шөгыль. 
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә химия- биология атналыгы бара. Бүген атналык кысаларында химия укытучысы Нигъмәтҗанова Х.Н. укучылар белән "Химляндия" иленең осталары исемле марафон үткәрде. "Водород" һәм "Кислород" командалары  химик узышта көч сынаштылар, капитаннар алып баручыларның сорауларына җаваплар бирделәр, җанатарлар ярышты,виртуаль химик тәҗрибәләр күрсәтелде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.Химик марафон барлык катнашучыларга да ошады
27 октябрь көнне, Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары татар теленнән тест сорауларына җавап бирделәр. Һәр укучы да тестлаштыруга җаваплы карады. 
Китапханәче балаларны китап фонды белән таныштырды, китапларны ничек кулланырга  кирәклеген аңлатты. Соңыннан балалар үзләренә охшаган китапларны сайлап алдылар.                                                                                                                                                   


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 29 октябрь көненә, хуҗалыклардан җыеп алынган  мәгълүмат нигезендә, сөт саву буенча районда  Алан хуҗалыгы беренче урында тора, барлык савылган сөте 9150 кг., 1 сыерга 14,8 кг. туры килә; Икенче урында Агролак хуҗалыгы, барлык савылган сөте 3080 кг.,1 сыерга 14,5 кг һәм өченче урында Игенче хуҗалыгы, барлык савылган сөте 5392 кг., 1 сыерга 12,8 кг. Район буенча барлык савылган сөт 51274 кг., 1 сыерга көнлек савым 11,7 кг. туры килә.

23 октябрь көнне аңа  95 яшь тулган булыр иде.

Китапханәчеләр балаларны язучының биографиясе белән таныштырдылар, Родариның «Путешествие Голубой стрелы» һәм «Приключения Чиполлино» кебек танылган әкиятләре буенча викторина үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International