Кагыйдәләрне белү
Бик тә кирәк ул безгә ,
Үзебез белгәннәрне
Өйрәтик микән сезгә?
(Л.Сабирова)
Безнең Иске Җөри балалар бакчасында балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзләрен хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, урам аркылы кайда һәм ничек чыгарга, транспортны кайсы яктан әйләнеп узарга кирәклеге турында ныклы белем бирелә. Белем бирүнең төп формасы – шөгыль. Шөгыльләргә әкият геройлары, балаларның яраткан уенчыклары “килү” дә, нәниләрнең игътибарын тупларга, активлаштырырга ярдәм итә. Уеннар аша балаларның белемнәре ныгытыла.