ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2015 ел
җомга

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.

23 октябрь көнне район мәгариф бүлегендә мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары белән көзге мәктәт яны лагерьларын оештыру буенча җыелыш үткәрелде. Атна дәвамында кирәкле барлык документлар да эшләнелде.  Лагерь 8  мәктәптә оештырыла. Анда барлыгы 214 укучы ял итәчәк. 

         Татарстан республикасы ятим, күп гаиләдә, авыр гаиләләрдә  яшәүче балаларга бушка спектакльләр карау квотасы булдырды. 25 октябрь көнне Теләче урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары “Про кота и про любовь” спектаклен карап кайттылар.  Спектакль  балаларга бик ошады, алар аннан уңай тәйсирләр белән кайттылар. 

Атна дәвамында Үзәк хезмәткәрләре Теләче районының мәктәп яшендәге балаларның ГТО нормативлары үтәгән җыелма протоколларын “АИС ГТО” системасына керттеләр. Район мәктәпләреннән алынган мәгълүматлар буенча, ГТО нормаларын тапшыру буенча кышкы сессиядә 880 укучы катнашыр дип көтелә.

Шашка буенча ярышларда 2001-2002 һәм 2003-2004 елгы укучылар, ә шахмат ярышларында 2001-2002 елгы балалар катнашты.

Ярышларда Теләче районының 7 мәктәбеннән (Шармыш, Иске Җөри, Үзәк, Кече Кибәхуҗа, Теләче, Олы Нырсы һәм Баландыш мәктәпләре)барлыгы 84 бала катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урында  - Иске Җөри мәктәбе, 2 урында – Олы Нырсы мәктәбе, 3 урында – Теләче мәктәбе. Җиңүче мәктәп Теләче данын финал ярышларында яклаячак.

      Теләче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Иванова Кристина (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәримова Гөлназ Фәрит кызы) “Татарстан халыклары Дуслык йортында” үткәредгән РФ халыклары телләрендә укучыларның  фәнни-гамәли конференциясе  һәм укуларының  йомгаклау  өлешендә  катнашты. Кристинага  мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломын һәм бүләкләрен тапшырдылар. 

Форумда ФДББС кертү шартларында  тарих буенча белем бирү проблемалары, Ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы Концепциясе нигезендә  укыту мәсьәләләре каралды. 
2015 елның 27 октябрь көнне “Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәп- интернаты”нда  җәмгыять белеме укытучылары өчен өйрәтү характерында республика семинары үткәрелде. Семинар “Заманча мәктәптә фән буларак - җәмгыять белеме. Укучыларны җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханнарына нәтиҗәле әзерләү” темасына үткәрелде. Әлеге семинарда районыбыздан 5 укытучы катнашты: Гарифуллина Рузилә Сәетшевна – Иске Җөри, Газизуллин Радик Әнвәрович – Олы Мишә, Хәлилова Лариса Ринатовна -  Олы Нырсы, Закиров Наил  Сабирович- Шәтке, Хәсәншина Венера Мәсгутовна – Үзәк мәктәбе.
Бүгенге көннәрдә дә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Закирова Гүзәлгә ,Россия күләмендә оештырылган «РОССИЯ-КИТАЙ: вчера, сегодня, завтра» исемле рәсем конкурсында 3нче урын алган өчен ,диплом һәм кыйммәтле бүләк килде.Бу конкурс хәрби-мемориал компания һәм «Ветераны правоохранительной и военной службы» Бөтенроссия хәйрия Фонды тарафыннан оештырылган иде.

29-31 октябрь коннэрендэ «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмэткэрлэр Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды. Барысы оченче группа авыл жирлегенэ кергэн 12 район катнашты: (Актаныш, Элки, Этнэ, Биектау, Югары Ослан, Мослим, Яна Чишмэ, Питрэч, Кайбыч, Чирмешэн, Чупрэле, Телэче).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International