ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2015 ел
җомга
 Быелгы бәйрәм башка елларга караганда үзенчәлеклеге белән аерылып торды. Кызлар белән малайлар ике командага бүленеп үзара ярыштылар. Кызлар өстәмә номер итеп көзге мода күрсәттеләр. Иң яшь катнашучы Камилә Мухаметшина “Миссис көз” исемле коронага лаек булды. Шулай ук һәрбер катнашучы көзге җиләк- җимештән ясалган кул эшләнмәләре алып килгән иде. Бәйрәм ахырында бөтен бала да тәм-томнан авыз иттеләр.
  Теләче районы данын Шәтке урта мәктәбе укучылары яклады. Барысы 4 подгруппада 14 команда чыгыш ясады. Ярышлар нәтиҗәсендә узлэренен подгруппаларында алар 3 урынга лаек булды.
Укучылар концерт номерлары күрсәттеләр,уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре чакырылды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.Укучыларга һәм әти-әниләргә бәйрәм бик ошады. 

2015 елның 29 октябрь көнне “Родник” халыкка  социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре, Парклар һәм Скверлар елы уңаеннан, районыбызның ял паркында социаль яктан авыр тормышлы гаиләләрдәге балалар белән яшь талантлар бәйгесе үткәрделәр.

Әлеге бәйге балаларның сәләтләрен ачыклау өчен үткәрелә. Шулай ук аларда туган якка карата мәхәббәт уятуга, сәнгатьне яратырга һәм башка эстетик таләпләрен ачырга көч куела.

  1 не сыйныфта укучылардан башлап 5 нче сыйныфка кадәр булган укучылар үзләренең әсәрләрен   әти-әниләр каршында  уйнап күрсәттеләр. Баян сыйныфы укытучысы Сафиуллин Ильяс  баянда уйнарга өйрәнүнең  үзенчәлекләрен аңлатып үтте.  Һәм алдагы чирекләрдә дә уңышлы гына укуларын дәвам итүләрен теләде.

Форум барышында әлеге темага кагылышлы программа, проектлар һәм методик китаплар күргәзмәсе дә үткәрелде. Шуклай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балаларның рәсемнәр күргәзмәсе булды.

Шашка буенча ярышларда 2001-2002 һәм 2003-2004 елгы укучылар, ә шахмат ярышларында 2001-2002 елгы балалар катнашты.

Ярышларда Теләче районының 7 мәктәбеннән (Шармыш, Иске Җөри, Үзәк, Кече Кибәхуҗа, Теләче, Олы Нырсы һәм Баландыш мәктәпләре)барлыгы 84 бала катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урында  - Иске Җөри мәктәбе, 2 урында – Олы Нырсы мәктәбе, 3 урында – Теләче мәктәбе. Җиңүче мәктәп Теләче данын финал ярышларында яклаячак.

 аз керемле гаиләләрдән булган  өч баланы Марий Эл Республикасының «Лесная сказка » дип аталган ял йортына озаттылар.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International