2015 елның 28 октябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Казан шәһәрендә узган балигъ булмаган балаларга каршы мәрхәмәтсезлек буенча профилактик форумда катнаштылар.
Форум барышында әлеге темага кагылышлы программа, проектлар һәм методик китаплар күргәзмәсе дә үткәрелде. Шуклай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балаларның рәсемнәр күргәзмәсе булды.
Форум җыелыш белән башланып китте, соңрак балигъ булмаган балаларга кагылышлы мәсәлә буенча 2 бүлек үткәрелде.