29 сентябрь көнне Теләче балалар сәнгать мәктәбендә “Көзге бал” бәйрәме булып үтте. Быелгы бәйрәм башка елларга караганда үзенчәлеклеге белән аерылып торды. Кызлар белән малайлар ике командага бүленеп үзара ярыштылар. Кызлар өстәмә номер итеп көзге мода күрсәттеләр. Иң яшь катнашучы Камилә Мухаметшина “Миссис көз” исемле коронага лаек булды. Шулай ук һәрбер катнашучы көзге җиләк- җимештән ясалган кул эшләнмәләре алып килгән иде. Бәйрәм ахырында бөтен бала да тәм-томнан авыз иттеләр.