Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар төрле дәрәҗәдәге иҗади конкурсларда бик актив катнашалар һәм призлы урыннаргам лаек булалар.Бүгенге көннәрдә дә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Закирова Гүзәлгә ,Россия күләмендә оештырылган «РОССИЯ-КИТАЙ: вчера, сегодня, завтра» исемле рәсем конкурсында 3нче урын алган өчен ,диплом һәм кыйммәтле бүләк килде.Бу конкурс хәрби-мемориал компания һәм «Ветераны правоохранительной и военной службы» Бөтенроссия хәйрия Фонды тарафыннан оештырылган иде.Әле җәй айларында гына Гүзәл шушы Фонд тарафыннан оештырылган «МОЯ РОССИЯ ЗАВТРА» рәсем конкурсында 3нче урынга лаек булган иде.Киләчәктә дә Гүзәлгә үзенең рәсем ясауга булган сәләтен тагын да күбрәк камилләштерүен һәм яңа җиңүләр яулавын теләп калабыз.