2015 елның 27 октябрь көнне Казанның 177 № лы мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме һәм ОРКСЭ укытучылары өчен Форум үткәрелде. Форумда ФДББС кертү шартларында тарих буенча белем бирү проблемалары, Ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы Концепциясе нигезендә укыту мәсьәләләре каралды. Форумда тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Абдуллина Гөләндәм Ахуновна, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең тарих укытучысы Рәхмәтуллина Айгөл Әбүзаровна, Олы Мәтәскә урта мәктәбенең тарих укытучысы Бикчәнтәева Диләрә Мәүлитҗановна, Алан урта мәктәбенең ОРКСЭ укытучысы Хәсәнова Альбина Мөбәрәкҗановна,Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең ОРКСЭ укытучысы Сафиуллина Гөлчәчәк Зөфәровна,Теләче мәктәбенең китапханәчесе Мөхәмәтшина Рафия Ринатовна катнашты.