28 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә “Сказки водят хоровод” дип исемләнгән викторина үткәрелде.

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
28 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә “Сказки водят хоровод” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Викторинада Әбде урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әйдәманнары – 7-8 сыйныф укучылары катнашты. Алып баручылар – китапханәче Никтина Н.П. һәм башлангыч сыйныф укытучылары – Семенова М.Р., Семенова С.М. балаларга кызыклы ярыш сораулары тәкъдим иттеләр. Балалар әкият исемнәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр, әкият геройларының җырларын башкардылар. Ахырдан әкиятләрне иң яхшы белүчеләр билгеләнде. Алар Баев Саша (2 сыйныф), Никитина Юля (2 сыйныф), Фатихов Ильфир (4 сыйныф), булып чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International