Күкчә авылы китапханәсендә “Табигатътән илһам алдык” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә В.Бианки, Е.Чарушин, Н.Сладковның хикәяләре, әкиятләре куелды. Язучыларның әсәрләре укучыларда табигатькә карата мәхәббәт тәрбиялиләр, табигатьнең язучы күзе генә күрә алган, язучы каләме генә сурәтли алган матурлыгын укучыгы җиткерәләр.