Бүгенге көндә Олы Нырсы мәдәният йортында армия сафларына хезмәт итәргә китүче егетләр белән очрашу кичәсенә әзерлек эшләре бара.

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
  Бүгенге көндә Олы Нырсы мәдәният йортында армия сафларына хезмәт итәргә китүче егетләр белән очрашу кичәсенә әзерлек эшләре бара. 2015 елның көз ае чакырылышында Олы Нырсы авылы җирлегеннән барлыгы 3 егетебез алда торган зур бурычларын үтәүгә әзер.Әлеге музыкаль-әдәби кичә мәктәп укучылары һәм студентлар белән берлектә җыр һәм биюләр , төрле юмористик чыгышлар белән үрелеп барыр дип көтелә. Һәм әлбәттә инде армия сафларына китүче егетләребезнең әти-әниләренә дә сүз биреләчәк.Ә без үз чиратыбызда аларга исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International