“Мин урамда югалсам...” темасына шөгыль үткәрелде.

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

       2 нче номерлы Теләче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тормыш иминлеге нигезләре кагыйдәләрен ныгыту максатыннан ,  югалган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белү өчен, “Мин урамда югалсам...” темасына шөгыль үткәрелде.

     Балалар үзләренең өй адресларын, телефоннарын, әти-әниләренең исем-фамилияләрен искә төшерделәр һәм югалган очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген өйрәнделәр. Шөгыльнең икенче өлешендә  һәр бала да үз өйләре рәсемен бик теләп ясады.

     Шөгыль булачак укучылар өчен бик файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International