Ачы авыл китапханәсендә 2015 елның юбиляр китаплары буенча “ Яраткан геройларга кунакка” дип исемләнгән тест – конкурс үткәрелде.
Республикада грипка каршы вакцинация башланды. Татарстанда Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, республика халкынын 20-25 % ел саен шундый прививка ясата. Хәзер грипка каршы прививка бердәм прививкалар календаренә кертелде һәм, грипка каршы түләүсез вакцинация укытучыларга, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкән кешеләргә ясала. 15 яшькә кадәрге укучыларга, балалар бакчасына йөруче сабыйларга вакцинация ата-аналарның рөхсәте белән ясалырга, аңа кадәр медицина тикшерүе үткәрелергә тиеш. Шушы максаттан Үзәк балалар бакчасынын хезмәткәрләре дә грипка каршы вакцина ясаттылар.
22 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Армиягә китүче егетебезне котларга Баландыш авыл җирлеге башлыгы Юсупов Р.М. та килгән иде. Очрашу ахырында булачак солдат һәм килгән кунаклар белән истәлек очен фотога тошелде, шулай ук истәлек бүләкләре тапшырылды.