Рус язучысы һәм шагыйре Иван Алексеевич Бунинның тууына 145 ел тулу уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә аның әсәрләренә күзәтү үткәрелде.

2015 елның 23 октябре, җомга

Рус язучысы һәм шагыйре Иван Алексеевич Бунинның тууына 145 ел тулу уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә аның әсәрләренә күзәтү үткәрелде. 6 сыйныф укучылары язучының әсәрләре буенча алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар фикеренчә, Бунин кешенең эчке дөньясын күрергә омтылган. Кеше тормышының якты һәм караңгы якларын сурәтләү аның шигырьләренең төп темасы булып тора. Бу аның “Кавказ”, “Кычкыру” әсәрләрендә ачык чагыла.

Укучылар шагыйрьнең “Кыр чәчәкләре”, “Кышкы озын кичләр хатирәсе” шигырләрен укыдылар. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан китапханәдә аның иҗатын һәм авыр тормыш юлын  чагылдырган күргәзмә оештырылды. И.А.Бунин кебек язучылар үзләренең әсәрләре белән укучыларда туган илгә һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International