Армиягә бару - һәр егетнең изге бурычы. Көзге чакырылышта Урта Мишә авылыннан Айнур Шарипов армиягә китә.

2015 елның 23 октябре, җомга

Армиягә бару - һәр егетнең изге бурычы. Көзге чакырылышта Урта Мишә авылыннан Айнур Шарипов армиягә китә. 22 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Армиягә китүче егетебезне котларга Баландыш авыл җирлеге башлыгы Юсупов Р.М. та килгән иде. Очрашу ахырында булачак солдат һәм килгән кунаклар белән истәлек очен фотога тошелде, шулай ук истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International