ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле ветераннар! Кадерле якташлар! Октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлавыбызны һәм күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтләребезне кабул итегез.


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
1 октябрга мөгезле эре терлек саны 14243 баш булып исәпләнде. Узган елга караганда 106% тәшкил итте. Сөт җитештерү 102% ягни 16713 тонна, ит җитештеру 108% ягни 1513 тонна тәшкил итте. Терлекчелек продукциясе үсеше хуҗалыкларның эшчәнлекләрен билгели-алар Алан, Нирус, Игенче һэә башка хужалыклар. Ел башыннан уртача бер сыерга 3811 килограмм сөт савылган,  сентябрь аенда бу күрсәткеч бер сыерга 400 килограм тәшкил итә
Форумда халкыбызны һәм дә киләчәк буын балаларыбызны үз ана телендә  матур тәрбияле, югары әхлаклы , тәртипле һәм башкаларга да үрнәк булырлык шәхес итеп тәрбияләү максаты куелган иде.  Шулай ук, чит илдән (Марокко,  Һиндстаннан) килгән  мөселманнарның белем һәм тәрбия бирүләре белән беррәттән, үзебезнең Татарстаннан да мөгаллимнәребез үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 

30нчы сентябрь һәм 2 нче октябрь көннәрендә рус теле ,математика фәннәреннән Баландыш төп мәктәбендә  5 нче класста тестлар үткәрелә.Бу эш Татарстан Республикасының 2010-2015 нче елга мәгарифне үстерү стратегик  чаралар кысаларында 5 нче сыйныф укучыларының белем сыйфатын анализлау максатыннан үткәрелә. Шул ук вакытта 9нчы сыйныф укучыларының БДИ га әзерлекләрен тикшерү максатыннан да тестлар үтә.

Бүген 9нчы, 11нче сыйныфларда район  Мәгариф бүлеге приказы нигезендә рус  теленнән тест үткәрелде. Бу тест БДИ  форматында булды.

Бу чара 5 сыйныф укучылары өчен  Татарстан фән министрлыгы боерыгы нигезендә, ә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен район мәгариф булеге тарафыннан  утткәрелде.   Укучылар яңа уку елында тагын бер кат белемнәрен тикшерделәр.

Шундый кичәләренең берсе. 26 сентябрь көнне портрет – кичәсе рәвешендә уздырылды. Кичә юбиляр, «Нардуган» фольклор ансамбле  солисты Меньшова Елизавета Петровнага багышланган иде. Юбилярны котларга якыннары һәм «Нардуган» фольклор ансамбле җыелды.

  Кичә матур җырлар, котлаулар белән үрелеп барды.

«Бер очрашу үзе бер гомер» дип аталган бу чарада мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче балалар катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International