1 октябрь - Өлкәннәр көне!

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле ветераннар! Кадерле якташлар! Октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлавыбызны һәм күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтләребезне кабул итегез.

Без сезнең данлы үткәнегез белән горурланабыз, бүгенге көндә районыбыз тормышында теләп катнашуыгызны да югары бәялибез, нык рухлы булуыгызга, хакыйкатьнең тантана итәсенә ихластан ышануыгызга сокланабыз. Безнең белән бергә булуыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәт сезгә. Һәрбарчагызга – лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә – исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International