ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бу концертта  Олы Мишә авылы урта мәктәбе  укучылары катнашачак. Безнең максатыбыз  укучыларны шушы чарада актив катнаштыру, шушы чыгышлары белән кадерле өлкәннәребезгә үзләренең хөрмәтен күрсәтүләрен телибез.
"Ләйсән" җыр, бию ансамбле  халык көйләренә тезмә өйрәнде. Балаларга борынгы йолалар, фольклор, уеннар өйрәтелә. 
Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.

 

29 сентябрь көнне  Ю.Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында 1 октябрь “Өлкәннәр көне” уңаеннан концерт номерларына репетиция булып узды
Теләче  районы спортка  бик  зур  әһәмият  бирә. Әлеге  Бөтенроссия йөгерү көне унаеннан уздырылган районыбыз     тормышында социаль әһәмияткә ия булган чарада  Олы Кибәхуҗа мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмаган. 

Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында  1 октябрь – өлкәннәр  көне уңаеннан  авыл үзешчәннәре катнашында « Картаерга ашыкмагыз әле…» дип исемләнгән  бәйрәм чарасы үтәчәк. Хәзерге көндә әлеге чарага әзерлек  эшләре  бара. 


29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Әлеге конкурста безнең районнан 13 кеше катнашты, әмма җиңүгә лаек булучысы берәү генә булды. Ул да булса «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Тимербаева Гөлгенә Фәнис кызы булды. 

Әлеге ярышларда Теләче районы Социаль яклау бүлеге һәм “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә көч сынашты.

28 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең  өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызыҗитәкчелегендә, эшләп килүче “Сюрприз” бию коллективының кечкенәләр төркеме, районыбызда урнашкан Шафиков Рифкать Зиатдиновичның кече зоопаркында экскурсиядә  булып кайттылар. Балалар зоопаркта аккошлар, тиен, пони, Кытай тавыклары һәм бик күп төрле җәнлекләр күрделәр. Шулай ук балалар зоопаркта урнашкан музейга кереп андагы экспонатлар белән дә таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International