“Милләтләр кроссы” – җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үтә торган иң зур массакүләм спорт чарасы. Теләче районы спортка бик зур әһәмият бирә. Әлеге Бөтенроссия йөгерү көне унаеннан уздырылган районыбыз тормышында социаль әһәмияткә ия булган чарада Олы Кибәхуҗа мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмаган.