Олы Мишә авылы мәдәният йортында график буенча Өлкәннәр көненә багышланган «Очрашу үзе бер гомер» дип исемләнгән концерт программасына әзерләнәләр. Бу концертта Олы Мишә авылы урта мәктәбе укучылары катнашачак. Безнең максатыбыз укучыларны шушы чарада актив катнаштыру, шушы чыгышлары белән кадерле өлкәннәребезгә үзләренең хөрмәтен күрсәтүләрен телибез.