ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Һәр елны безнең мәктәп укучылары олимпиадаларда һәм конкурсларда бик теләп катнашалар. Быелгы уку елында да укучыларыбыз “Умка” дистанцион конкурсында катнаштылар. 9 укучы математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья һәм русская литературадан көчләрен сынадылар. Укучыларыбызга җиңүләр теләп калабыз!

Тәрбияченең максаты: балаларны җимешләрне дөрес җыярга өйрәтү,  кызыксынуларын үстерү, җимешләрнең һәм дару үләннәренең  әhәмияте турында белемнәрне тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү. Эш барышында балалар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, ничек җыярга өйрәнделәр. Үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында мәгълүматлар алдылар. Җыйган гөлҗимештән пешекче апалары тәмле чәй ясап эчерде. “С” витаминына бай булган гөлҗимеш балаларның үсеп килүче организмы өчен бик файдалы. 

29 нче сентябрьдә Баландыш  төп мәктәбендә көзге уңышны җыю буенча өмә үткәрелде. Укучылар  һәм техник хезмәткәрләр көче белән  кишер  һәм чөгендер уңышы җыеп алынды. Уңышның бик  мулдан  булуы,барыбызны да шатландырды.

29 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе өлкәннәр көне уңаеннан үзенең күп еллар хезмәтен мәдәният өлкәсенә багышлаган,
хәзергесе вакытта лаеклы ялда булган Сәкинә апаның хәлен белеп, аңа кирәкле газета журналларны тапшырып бәйрәм белән котлады.

Балаларның туклануын витаминлы ризыклар белән тулыландыру буенча безнең Олы Мэтэскэ балалар бакчасы коллективы үз тырышлыгын куя. Язын яшелчә бакчасына кишер, чөгендер, бәрәңге, суган, сарымсак,помидор, кыяр һәм башка төрле яшелчәләр чәчелә. Җәй буена куйган хезмәтебез бушка китмәде мул уңышы белән сөендерде. Бугенге кондэ балалар бакчасынын бакча яны яшелчэ бакчасыннан козге муллык жыю хэм коздэн жирлэрне эшкэрту эшлэре алып барыла.

Буген, 29 сентябрьдә Ямбулат авылы куб мөдире  һәр өлкән кешенең, өйләренә барып, чакыру билетлары таратты. 

Мәдәният йортында эшләп килүче берлэшмәләргә  йөрүче кызлар белән төрле  файдалы үләннәрдән, көзге яфраклардан көзне һәтерләтүче күргәзмә әзерлэнэ башланды. 

Бакчабызда үскән кишер, чөгендер, суган кебек яшелчәләр  укучыларыбызны ел әйләнәсе тукландырып торырга җитәчәк. Уңышның бик  мулдан булуы, барыбызны да шатландырды. 

28 сентябрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәре, китапханәче социаль хезмәткәр белән берлектә  сугыш ветераны Егоров Иван Ивановичның өенә барып, аның йорт -җирләрен җыештырып чыгардылар, бакча эшләрендә ярдәм күрсәттеләр. Ветеран ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә инглиз теленнән олимпиада үткәрелә. Олимпиада ике көн дәвамында, ике турда уза. Бүген барлык теләгән 4-11 сыйныф укучылары олимпиаданың язмача турын үтә. Инглиз теле буенча белемнәр лексик һәм грамматик тестлар эшләү, тыңлап һәм укып аңлау һәм кече күләмдә хикәя язу ярдәмендә ачыклана.  Иртәгә олимпиаданың телдән җавап бирә торган туры оештырылачак. Укучыларыбызга уңышлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International