29 сентябрь көнне Максабаш балалар бакчасына йөрүче балалар үзебезнең бакчада үскән гөлҗимешне җыю өчен бакчага чыктылар.

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
29 сентябрь көнне  Максабаш балалар бакчасына йөрүче балалар үзебезнең бакчада үскән гөлҗимешне җыю өчен бакчага чыктылар. Тәрбияченең максаты: балаларны җимешләрне дөрес җыярга өйрәтү,  кызыксынуларын үстерү, җимешләрнең һәм дару үләннәренең  әhәмияте турында белемнәрне тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү. Эш барышында балалар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, ничек җыярга өйрәнделәр. Үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында мәгълүматлар алдылар. Җыйган гөлҗимештән пешекче апалары тәмле чәй ясап эчерде. “С” витаминына бай булган гөлҗимеш балаларның үсеп килүче организмы өчен бик файдалы. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International