29 нче сентябрьдә Баландыш төп мәктәбендә көзге уңышны җыю буенча өмә үткәрелде. Укучылар һәм техник хезмәткәрләр көче белән кишер һәм чөгендер уңышы җыеп алынды. Уңышның бик мулдан булуы,барыбызны да шатландырды.