Инглиз теленнән олимпиада.

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә инглиз теленнән олимпиада үткәрелә. Олимпиада ике көн дәвамында, ике турда уза. Бүген барлык теләгән 4-11 сыйныф укучылары олимпиаданың язмача турын үтә. Инглиз теле буенча белемнәр лексик һәм грамматик тестлар эшләү, тыңлап һәм укып аңлау һәм кече күләмдә хикәя язу ярдәмендә ачыклана.  Иртәгә олимпиаданың телдән җавап бирә торган туры оештырылачак. Укучыларыбызга уңышлар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International