28 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызыҗитәкчелегендә, эшләп килүче “Сюрприз” бию коллективының кечкенәләр төркеме, районыбызда урнашкан Шафиков Рифкать Зиатдиновичның кече зоопаркында экскурсиядә булып кайттылар. Балалар зоопаркта аккошлар, тиен, пони, Кытай тавыклары һәм бик күп төрле җәнлекләр күрделәр. Шулай ук балалар зоопаркта урнашкан музейга кереп андагы экспонатлар белән дә таныштылар.