Кишер уңышы мулдан булды.

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.

Без, тәрбиячеләр, моны яхшы беләбез, шуңа күрә үзебезнең балалар бакчасында моңа бик нык әһәмият бирәбез.Сез безне яшелчә бакчабызда кишер алганда күрәсез. Балалар әлеге тамыразыкны бик файдалы, витаминнарга бай икәнен беләләр. Шуңа күрә әлеге яшелчәне алырга бик теләп ярдәм итәләр. Бакчабызда кишер бик уңган кышка запасны бик мулдан әзерләдек. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International